ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Артем Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына үз теләге белән, гаиләдә низаг булу сәбәпле килгән. Приютта талантлы яшүсмер кызыклы шәхес буларак ачыла, үзенә дуслар таба, укудагы күрсәткечләрне яхшырта һәм тормыштан ышанычлырак атлый.

6 нчы апрель көнне Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район мәгариф идарәсе белән берлектә 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе үткәрде.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

5 апрель көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Чара «Кем булырга?» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында узды.

4 нче апрельдә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре энергияне сак тоту өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгенә экскурсия оештырганнар.


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү буенча тренингны 4 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге профконсультанты үткәрде. «Мин һөнәрләр дөньясында» дигән чарада балалар йортында тәрбияләнүче 12 бала катнашты.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч О.В. Тимерханова гамәли сәнгатьнең бер юнәлеше – тукучылыкны гамәлгә кертте.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Заман» уку һәм аралашу үзәгенә сәяхәт кылдылар. Экскурсиянең максаты: балаларны китапханәче һөнәре белән таныштыру, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру.

Кукмараның «Мәрхәмәтлелек» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен район типографиясенә виртуаль экскурсия оештырылган. Чараның максаты – балаларны полиграфист, кисүче, тышлаучы һөнәрләре белән таныштыру.

Кичә «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Арча тимер юл вокзалында булдылар. Балаларны вокзал хезмәткәрләре җылы каршы алды, һәр бүлмәнең билгеләнеше турында сөйләделәр һәм тармак һөнәрләре белән таныштырдылар: вокзал начальнигы, станция буенча дежурный, кассир, машинист, машинист ярдәмчесе, проводник, обходчик, диспетчер, медик, юлларны ремонтлау буенча эшче, электромонтер һ.б.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мавыктыргыч һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән танып-белү дәресе узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International