«Мәрхәмәтлелек» үзәге тернәкләнүчеләре өчен виртуаль һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе

2022 елның 1 апреле, җомга

Кукмараның «Мәрхәмәтлелек» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен район типографиясенә виртуаль экскурсия оештырылган. Чараның максаты – балаларны полиграфист, кисүче, тышлаучы һөнәрләре белән таныштыру.

Дәрес барышында балалар басма җитештерү турында күп кенә кызыклы һәм яңа мәгълүмат белделәр. Типографиянең эш цехында алар төрле документлар бланкларын, китаплар, гәҗитләр бастыру процессының шаһитлары булдылар. Балалар зур кызыксыну белән зур кәгазь рулоннарыннан матур китаплар, журналлар, брошюралар барлыкка килүен карадылар.

Кызыклы дәрес ярдәмендә тәрбияләнүчеләр полиграфик продукция җитештерү турында белемнәрен тулыландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International