«Балкыш» приюты китап сөючеләре кызыклы экскурсиядә булдылар

2022 елның 1 апреле, җомга

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Заман» уку һәм аралашу үзәгенә сәяхәт кылдылар. Экскурсиянең максаты: балаларны китапханәче һөнәре белән таныштыру, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру.

Экскурсиягә барганда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны җылы каршы алдылар, кызыклы һөнәрләре турында сөйләделәр һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Балалар киштәләрдәге китапларның нинди принцип буенча урнашуын белделәр, зур кызыксыну белән балалар әдәбияты яңалыклары белән таныштылар. Аннан соң рус уенчыкларын әзерләү буенча тематик викторина һәм мастер-класс үткәрелде.

Экскурсия яшь китап сөючеләргә бик зур тәэсир калдырды. Алар үзәк хезмәткәрләренә кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларга үз куллары белән ясалган сувенир бүләк иттеләр.

«Балаларны китапларга, уку культурасына җәлеп итү кызыксынучан, белемле кеше тәрбияли», – дип билгеләп үтте приют тәрбиячесе Антонина Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International