Кичә «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Арча тимер юл вокзалында булдылар. Балаларны вокзал хезмәткәрләре җылы каршы алды, һәр бүлмәнең билгеләнеше турында сөйләделәр һәм тармак һөнәрләре белән таныштырдылар: вокзал начальнигы, станция буенча дежурный, кассир, машинист, машинист ярдәмчесе, проводник, обходчик, диспетчер, медик, юлларны ремонтлау буенча эшче, электромонтер һ.б.
Станция буенча кизү торучы Эльвира Әбсәләмова балаларга тимер юл вокзалында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, касса яки терминал аша билет алу ысулларын аңлатты. Реабилитантлар поездларның ничек узуын карадылар, тимер юлларның ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген белделәр – моның өчен махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы, тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыра, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияли.