4 нче апрельдә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре энергияне сак тоту өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгенә экскурсия оештырганнар. Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен чара Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә оештырылган.
Чараның максаты: балигъ булмаганнарның энергетика өлкәсендә һөнәрләр турында белемнәрен формалаштыру, уңышка ирешүгә ихтыяҗны үстерү.
Экскурсия барышында яшүсмерләр КДЭУның Энергияне саклау өлкәсендәге компетенцияләр үзәген һәм музеен күрделәр, перспектив технологияләр, регионда һәм югары уку йорты тормышында энергетика үсеше тарихы турында белделәр. «Акыллы йорт» булдыру процессы аеруча зур кызыксыну уятты.
Чара ахырында ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. КДЭУ вәкилләре университет факультетлары, уку процессының яңалыклары, белгечлекләр, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турында сөйләделәр.