6 нчы апрель көнне Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район мәгариф идарәсе белән берлектә 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе үткәрде.
Ярминкәдә 5 урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йорты катнашты: Лениногорск политехник көллияте, Бөгелмә медицина училищесы, Лениногорск нефть техникумы, Казан милли тикшеренү техник университеты, А.Н. Туполев исемендәге КАИ, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте. Уку йортлары укытучылары укучыларга факультетлар, белгечлекләр, документлар һәм кабул итү шартлары, студентлар тормышы турында сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучыларының игътибарын ачык баннерлар һәм стендлар, тарату материаллары, буклетлар һәм уку йортына керү шартлары белән белешмәлекләр җәлеп итте. Шулай ук уку йортларының программалары һәм белгечлекләре белән танышу өчен видеороликлар кулланылды.
Уку урыннары ярминкәсе мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүнең кирәкле формасы булып тора. Уртак эш мәктәп тәмамлаучыларга киләчәк һөнәрне дөрес сайларга ярдәм итә.
Уку урыннары ярминкәсендә Лениногорск муниципаль районы мәктәпләреннән 850 дән артык укучы катнашты.