«Умырзая» үзәгендә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү

2022 елның 1 апреле, җомга

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч О.В. Тимерханова гамәли сәнгатьнең бер юнәлеше – тукучылыкны гамәлгә кертте.

Дәресләрдә балалар халык сәнгате, аның тамырлары белән танышалар. Тукучылык белән шөгыльләнү балаларның фикерләү сәләтен формалаштыруга ярдәм итә, сәнгать күзаллауларын киңәйтә, әйләнә-тирә дөньяга иҗади мөнәсәбәт формалаштыра. Шулай ук балалар төрле материаллардан җепләр ясау технологиясе белән танышалар.

Бу эш һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә дә файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International