Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирүче тренинг үткәрделәр

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү буенча тренингны 4 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәге профконсультанты үткәрде. «Мин һөнәрләр дөньясында» дигән чарада балалар йортында тәрбияләнүче 12 бала катнашты.

Балалар һөнәри үзбилгеләнеш буенча тест уздылар, аның нәтиҗәләре белән таныштылар. Шулай ук балалар һөнәри юнзлеш бирүче уеннарда актив катнаштылар, төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштылар. Кадрлар үзәге белгече белән алар катлаулы хәлләрдән чыгу юллары, киләчәк һөнәрне сайлау юлында очрый торган проблемалар һәм каршылыклар турында фикер алыштылар.

Алга таба мөстәкыйль эшләү өчен балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Һөнәрләр» методик кулланмасы һәм «Ничек һөнәр сайларга» дигән буклет алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International