Артем Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына үз теләге белән, гаиләдә низаг булу сәбәпле килгән. Приютта талантлы яшүсмер кызыклы шәхес буларак ачыла, үзенә дуслар таба, укудагы күрсәткечләрне яхшырта һәм тормыштан ышанычлырак атлый.
Приют администрациясе ярдәме белән Артем воркаут секциясенә йөри. Ул муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда катнашып кына калмый, ә профессиональ күнекмәләр алып, булачак спорт тренеры буларак та формалаша. Артем көн саен тренерга мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән ярдәм итә.
Спорт секциясендә тренировкаларны яшүсмер Түбән Кама педагогика көллиятендә уку белән бергә алып бара. Ул шулай ук уку йорты каршындагы «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы булып тора.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Артемга һөнәр сайларга туры килә. Учреждение педагоглары үсмерләргә һөнәр сайлауда ярдәм иттеләр, һәм Артем спорт тренеры булырга карар кылды.
«Артем буш вакытларын дә мәгънәле үткәрә: гитарада уйный, матур әдәбиятны укый, бигрәк тә рус классикасын. Артем рәсем ясарга бик ярата, ул балалар сәнгать иҗаты күргәзмәләрендә актив катнашучы, еш кына үзе өчен генә рәсем ясый», – дип билгеләп үтә малайларның өлкән төркеме тәрбиячесе А.Л. Пушкова.
Артем әлегә «Балкыш» приютында яши. Ул тормыш планнары төзи, секциядә шөгыльләнә һәм һөнәр үзләштерә.