Арчаның тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мавыктыргыч һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән танып-белү дәресе узган. Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр турында видеоролик карадылар, практик биремнәр үтәделәр, «Пешекчеләр», «Доктор», «Оста тегүче», «Ягымлы бара караучы», «Чәчтараш» конкурсларында актив катнаштылар. Дәрес балаларга теге яки бу эшче һөнәрләр ияләренә хас булган сыйфатлар турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.

Чараның практик өлешендә балалар игътибарлылык, хәтер, сөйләм үсешенә ярдәм итә торган уеннар уйнадылар. Алар шулай ук табышмакларга җавап бирделәр, интерактив такта ярдәмендә яңгыраган һөнәрләр турында мәкальләр белән таныштылар. Алган белемнәрен ныгыту өчен балаларга үз хыялымның һөнәрен ясарга тәкъдим ителде.

Тәрбияче Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларны һөнәрләр белән таныштыра, күзаллауларын киңәйтә, сүзлек запасын баета, бу киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International