5 апрель көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Чара «Кем булырга?» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында узды.
Янгын бүлегендә балалар өчен экскурсия үткәрделәр, каравыл бүлмәләрен, дежур-диспетчерлык хезмәтен, ял итү бүлмәсен күрсәттеләр. Бүлек хезмәткәре яшь кунакларга янгын сүндерү һәм коткару җиһазларын күрсәтте. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Алар янгын сүндерүче һөнәре ни дәрәҗәдә катлаулы һәм куркыныч булуын аңладылар.