«Үзгәрешләр җиле» балигъ булмаганнар белән эшләү клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Профотбор» дигән һөнәри юнәлеш бирүче тренинг үткәргән. Профориентация буенча дәрес яшүсмерләрдә һөнәри җитлеккәнлек дәрәҗәсен, үз ресурсларыннан һәм булган мәгълүматтан файдаланып, тормыш юлын сайлау сәләтен арттыру максатыннан үткәрелде.
29 нчы апрель көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ведомствоара учетта торучы балалар өчен тематик экскурсия оештырдылар.
Шушы көннәрдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырганнар. Балалар автомәктәптә булдылар.
Кичә, 26 нчы апрельдә, Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 6 яшькә кадәрге балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Аны реабилитолог Г.В. Локманова һәм социаль педагог Г.Р. Шәйгалләмова үткәрделәр.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль-көнкүреш хезмәте буенча белгеч Наталья Митягина көн саен төрле юнәлешләр буенча коррекция-үсеш дәресләре үткәрә.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү курсы узучы яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып барыла.
Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә «Мәгариф. Карьера – 2022» уку һәм эш урыннары ярминкәсе уздырды.
Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «IT-инженер – киләчәк Һөнәре» дигән темага һөнәри юнәлеш бирүче сәгать узды.
Һөнәри юнәлеш бирү, янгын сүндерүчеләргә һәм аларның эшенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен 64нче янгын куркынычсызлыгы бүлегенә экскурсия оештырылды.
Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә шәһәр мәктәпләренең ата-аналар комитетлары рәисләре өчен тренинг элементлары белән дәрес үткәрделәр. Әлеге чара 9-11 сыйныф укучыларының булачак һөнәрен билгеләүгә юнәлдерелгән.