Яшел Үзән районы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү курсы узучы яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча эш дәвам итә.
Әлеге дәресләрнең максаты – яшүсмерләрне булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга әзерләү, аларны шәхси мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен яраштырырга өйрәтү.
Яшүсмерләр белән мәгълүмати һәм профориентация эшенең нәтиҗәле формаларының берсе – халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән белгечләрне җәлеп итү.
Чираттагы дәрестә материал бирүнең мавыктыргыч формасы: «Мин кем булырга телим?» мультфильмы, «Мин кем?» дидактик уены ярдәмендә балалар һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтүләрен дәвам иттеләр, теге яки бу һөнәр вәкилләренә хас сыйфатлар турында яңа мәгълүмат алдылар. Шулай итеп, яшүсмерләрдә әйләнә-тирә дөньяга карата актив кызыксыну формалаша, логик фикерләү, сөйләм үсә.
Моннан тыш, дәрестә катнашучылар профессиональ билгеләнеш буенча тест уздылар, аның нәтиҗәләре балаларга һөнәри эшчәнлек өлкәсен сайларга ярдәм итте.