Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган, аз тәэмин ителгән, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашкан.
Дәреснең максаты – уңышлы һөнәри үзбилгеләнеш өчен кирәкле белем алу белән кызыксыну формалаштыру.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Илсөяр Галимуллина «Онытылган һәм искергән һөнәрләр» дигән тематик презентация тәкъдим итте. Дәрестә катнашучылар тегүче, ямчы, морҗа тазартучы, тегермәнче, телефончы, фонарьчы, кырык тартмачы һ.б. һөнәрләрне искә төшерделәр.
Соңыннан социаль хезмәт алучылар «WorldSkills Russia» хәрәкәтенең һөнәри осталыкны үстерүгә һәм һөнәр сайлауга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төп нигезләмәләре белән таныштылар.