Зәй укучыларына кирәкле һөнәрләр турында сөйләделәр

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең бурычларының берсе балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып бару тора.

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 26-27 май көннәрендә шәһәрнең ике социаль участогында «Яшүсмерләр арасында һөнәри юнәлеш бирү» темасына чаралар оештырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 4нче һәм 7нче урта белем бирү мәктәпләре укучыларына сайлаган юнәлеш буенча эшләү өчен һөнәрләр, кирәкле белгечлекләр турында уен формасында сөйләделәр, шулай ук уку йортлары һәм тиешле белем алу юллары турында мәгълүмат бирделәр.

«Һөнәр сайлау – җаваплы адым, ул күбесенчә балаларның киләчәгенә бәйле. Безнең бурыч – аларга дөрес сайлау ясарга ярдәм итү, алар рәхәтләнеп укысыннар һәм сайлаган һөнәрләрендә үзләренең иң яхшы сыйфатларын тормышка ашырсыннар», – дип уртаклашты чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International