Казанның өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

25 майда һөнәри юнәлеш бирү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Казанның 172-нче номерлы мәктәбе укучылары Сукырлар үзәге хезмәткәрләре җитәкчелегендә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсуслаштырылган «Электроконтакт» предприятиесендә булдылар.

Укучыларга төрле җиһазларда сукырларның ничек эшләүләрен күрсәттеләр. Предприятие хезмәткәрләре балаларга предприятиедә эшләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучыларына картонлы әйберләр җитештерү линиясе аеруча ошады. Аларның һәркайсы үзен теге яки бу операциядә сынап карый алды.

Күрү буенча инвалидлар барлык һөнәрләрне дә сайлый алмый. Бәлки, бу очрашу киләчәктә егет-кызларның һәркайсына һөнәр сайларга ярдәм итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International