«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүчеләрне һөнәрләр дөньясы белән таныштырдылар

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Һөнәр сайлау – мөмкинлекләре чикле балалар алдында торган катлаулы һәм җаваплы бурычларның берсе. Һөнәри юнәлеш бирү эшендә социаль-көнкүреш юнәлешенең кыйммәте шунда: тәрбияләнүчеләр билгеле бер белем һәм күнекмәләр алалар, гамәли эшчәнлектә үз көчләрен сыныйлар, һөнәри кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерәләр.

20нче май көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары һөнәрләр белән таныштыру максатыннан квест үткәрделәр. Балаларны музыка залында пиратлар каршы алды, алар балалардан хәзинә белән сундук ачарга сорадылар. Моның өчен төрле станцияләрне үтәргә кирәк иде. Реабилитантлар хәрәкәт картасын алдылар һәм биремнәрне үтәргә керештеләр. Процесста алар табиб, сатучы, полицейский, төзүче, пешекче һөнәрләре турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

Квестны уңышлы үткән өчен балалар татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International