Бүген Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар.
Үзәк карамагындагылар өчен алар кызыклы квест-уен әзерләделәр. Картаны алгач, балалар үзенчәлекле станцияләр буйлап юл тоттылар. Аларның һәркайсы нинди дә булса һөнәргә багышланган иде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, һөнәри юнәлеш бирү эшендә социаль-көнкүреш юнәлешенең әһәмияте шунда: биредә тәрбияләнүчеләр билгеле бер белемнәр алалар һәм конкрет хезмәт объектларын булдыру процессында гамәли эшчәнлектә үз көчләрен сыныйлар, һөнәри кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерәләр.
Реабилитантлар квест-уенны уңышлы үттеләр һәм татлы бүләк алдылар.