«Үзгәрешләр җиле» балигъ булмаганнар белән эшләү клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Профотбор» дигән һөнәри юнәлеш бирүче тренинг үткәргән. Профориентация буенча дәрес яшүсмерләрдә һөнәри җитлеккәнлек дәрәҗәсен, үз ресурсларыннан һәм булган мәгълүматтан файдаланып, тормыш юлын сайлау сәләтен арттыру максатыннан үткәрелде.
Дәрестә яшүсмерләр һөнәри юнәлеш бирүнең кеше тарафыннан һөнәри дөньяда үз урынын билгеләү икәнлеген белделәр. Тренинг күнегүләрен үтәгәннән соң, балаларга теге яки бу белгечлек буенча тест узу мөмкинлеге бирелде. Бу аларга үз темпераменты, кызыксынулары, мавыгулары, сәламәтлекләре буенча мөмкин булган һөнәрләр исемлеген күрергә ярдәм итте.
Дәрескә йомгак ясап, катнашучылар чиратлашып «Минем һөнәри киләчәгем – ул ... » дигән җөмләне төгәлләделәр.