Алабуга тернәкләндерү үзәге балалары һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

«Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Алабуга муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы ГТХМ идарәсендә экскурсиядә булдылар.

Чараның максаты – балаларны янгын сүндерүчеләрнең эше, махсус техника, кием-салым, җиһазлар белән таныштыру.

Янгын часте хезмәткәрләре һәм белгечләре җиһазлар турында җентекләп сөйләделәр һәм хәтта балаларга аны гамәлдә сынап карарга тәкъдим иттеләр. Балалар чын ашыгыч чакыруның шаһитлары булдылар һәм экипажны һәлакәт урынына озатуны күзәттеләр. Шулай ук реабилитантлар өчен часть ишегалдында махсус 30 метрлы баскыч күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International