«Здравушка» да инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды

2022 елның 13 мае, җомга

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узган. Инвалид балалар һәм яшүсмерләрнең ата-аналары алдында Казан шәһәре Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм уку йортлары вәкилләре чыгыш ясады.

«ТИСБИ» Идарә университетының инклюзив белем бирү институты директоры Елена Мелина төрле инвалидлык төрләре булган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен белем алу мөмкинлекләре, теге яки бу белгечлекне сайлаганда булган кыенлыклар һәм алга таба эшкә урнашу перспективалары турында сөйләде. Университет бинасында дистанцион белем бирү, өстәмә белем бирү һәм уңайлы мохит мәсьәләләре күтәрелде. Шушы ук мәсьәләләрне үз нотыкларында Казан педагогика көллияте вәкилләре Эльвира Әмирова һәм Илиза Кәримова яктыртты.

Өлкән сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләсе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелде. Анастасия Олейникова һәм Рәзинә Сомова Казанда булган вакансияләр һәм белем алганнан соң эшкә урнашу перспективалары турында сөйләделәр.

Соңыннан түгәрәк өстәлдә катнашучыларга «Здравушка» тернәкләндерү үзәге видеопрезентациясе күрсәтелде. Анда һөнәр һәм уку йортын сайларга ярдәм итүче ысуллар турында актуаль мәгълүмат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International