ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

4 ноябрьдә Казанда «Россиянең киләчәге безнең кулларда» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен конкурсны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә үткәрде.


2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Марта Камалова һәм Эльза Сәмигуллина социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен «Кванториум» балалар технопаркы хезмәткәрләре белән онытылмас очрашу оештырдылар.


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Шушы көннәрдә Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр белән бергә медицина персоналы белән танышу һәм аларның кайда һәм ничек эшләвен белү өчен заманча ашыгыч ярдәм подстанциясенә юл тоттылар.

Чираттагы дәрестә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр брошюраторның төзелеше, куркынычсызлык техникасы һәм төп эш принциплары турында белделәр. Аннары алар аппаратта документларны дөрес урнаштырырга һәм тышлыкны перфорацияләүне өйрәнделәр.


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен район үзәк хастаханәсенә экскурсия уздырдылар. Балаларны педиатр һөнәре белән таныштырдылар.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясен оештырдылар.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

1 октябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чара узды. Көндезге тору бүлегенә килүчеләр ламинатор белән таныштылар.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 50 036 вакансия тәкъдим итә.


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «СтолярКо» балта эше остаханәсе» социаль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча йомгаклау утырышы узды.


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирәләр, тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән таныштыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International