Татарстанда хезмәт яшендәге инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе аларның төбәктәге гомуми санының 32% тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч 28 %. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 268 инвалид теркәлгән. Бу елның ун аенда мәшгульлек үзәкләренә эш эзләп 1 166 инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 791 эшкә урнаштырылган.
Республикада инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өчен төрле чаралар оештырыла. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һөнәри юнәлеш буенча түләүсез хезмәтләр ала, ә эшсез инвалидлар психологик ярдәм, социаль адаптация һәм һөнәри белем буенча хезмәтләр ала.
Предприятиеләр инвалидларның эш урыннарын саклап калуга субсидияләр ала, эш урыннарына квота каралган, вакытлыча һәм иҗтимагый эшләр оештырылган. Республикада инвалидлар өчен махсус вакансияләр ярминкәләре үткәрелә.