«Яңарыш» үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү уены уздырдылар

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Минем пешекче буласым килә – мине өйрәтсеннәр» дигән уен уздырдылар.

Уен барышында балалар һөнәр белән таныштылар, пешекче нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген, аңа эш өчен нинди һөнәри күнекмәләр кирәклеген белделәр.

Мондый чаралар һәр баланы актив иҗат процессына җәлеп итүгә, азык-төлек продуктлары һәм пешекче хезмәте турында белемнәрен һәм күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International