«Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш экскурсиясе

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютындагы мәктәп яшендәге балалар тәрбияче Венера Халикова белән Алексеевск район судында һөнәри юнәлеш экскурсиясендә булдылар.

Судья Наталья Мишанина балаларга судта эшләү өчен нинди белем алырга кирәклеге, судьяларга куела торган таләпләр турында сөйләде. Аннары балаларны суд процессы белән таныштырдылар. Кунаклар утырыш вакытында судья, дәүләт гаепләүчесе, дәгъвачы һәм җавап бирүче, зыян күрүчеләр, шаһитлар кайда урнашканын, шулай ук хөкем ителүче суд вакытында тотыла торган бронялы зонаны күрделәр.

Балалар шулай ук балигъ булмаган затлар катнашында нинди эшләр каралуын белделәр. Балалар суд эшләре атмосферасына чумдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International