Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча чираттагы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Әйләнә-тирәбездәге һөнәрләр: үсеш үзенчәлекләре булган балаларга һөнәри юнәлеш бирү».
Үзәк директоры Галина Калашникова кунакларны сәламләде һәм «Әйләнә-тирәбездәге һөнәрләр» комплекслы программасын тәкъдир итте. Катнашучылар системалы эш оештыру һәм балаларны хезмәт дөньясына кертү өчен махсус мохит булдыру практикасы белән таныштылар.
Педагог-психолог Ирина Матвеева һөнәри юнәлеш бирү эшенең технологияләрен, методларын һәм алымнарын күрсәтү буенча ачык дәрес күрсәтте. Хезмәт буенча инструкторлар Зөһрә Ишкиняева һәм Елена Белова шәмдәлләр ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
Катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр, профессиональ фикер алыштылар.