Һөнәри юнәлеш бирү чараларын уздыру кысаларында «Инклюзив мохит» автоном коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы «КамАЗ-Мастер» – дөнья автоспортының иң титуллы командаларының берсе музеена экскурсия оештырды. Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәм «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр галерея һәм цехта булдылар, анда инде 36 ел төрле раллида катнашучы легендар спорт машиналары җитештерелә.
Балалар зур кызыксыну белән Россия автоузыш командасының ничек оештырылуы, күпме җиңүләр һәм уңышсызлыклар булуы турындагы хикәяне тыңладылар, кызыксынып ярышлардан фотосурәтләр, сувенирлар, кубоклар, спорт экипировкасы предметларын карадылар. Җитештерү, тармак үзенчәлекләре, үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре белән таныштылар.
Ахырда балалар «Инклюзив мохит» оешмасы җитәкчесеннән татлы бүләкләр алдылар.