«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы яшүсмерләр Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә булдылар.
Кадрлар үзәгенең әйдәүче профконсультанты балалар белән һөнәри юнәлеш бирү тесты үткәрде. Җыелучылар алдында «Опека» үзәге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чыгыш ясады. Алар социаль хезмәткәр һәм социаль эш буенча белгеч һөнәрләре турында сөйләделәр.
Яшүсмерләргә социаль хезмәткәр һөнәре турында Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары төшергән видеофильм күрсәтелде.