Зәй балалары өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында балигъ булмаганнар Зәй районы буенча полиция бүлегендә булдылар. Экскурсия балаларны хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эше белән таныштыру максатында оештырылды.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре балаларны бүлек бинасы ишеге төбендә каршы алдылар һәм полиция барлыкка килү тарихына кыскача экскурс уздырдылар. Аннары балалар хезмәт биналарына киттеләр, анда оперативниклар, тикшерүчеләр һәм патруль-пост хезмәте хезмәткәрләренең ничек эшләвен күрә алдылар. Балалар һәр хезмәткәрнең үз җаваплылык зонасы һәм билгеле бер функцияләр башкаруын белделәр. Экскурсия вакытында балалар актив рәвештә сораулар бирделәр.

Экскурсиядән балалар бик нык тәэсирләнделәр. Күпләр кайчан да булса полицейский булырга һәм үз шәһәрләрен якларга теләк белдерделәр.

Мондый чаралар балаларның дөньяга карашын киңәйтергә генә түгел, ә полицейскийларның хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштырырга, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокукый грамоталылыкны арттырырга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International