29 ноябрьдә Әлмәт районы буенча Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тернәкләндерү курсы уза торган махсус хәрби операциядә катнашучы белән шәхси очрашу өчен «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
МХО катнашучысы һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт алды. Аңа мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча, шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр, «Россия эше» порталы аша гариза бирергә өйрәттеләр. Гражданин эшкә урнашу вариантларына карата үз теләкләрен белдерде. Аңа туры килә торган вакансия сайлау буенча эш ул тернәкләнү узганнан соң дәвам итәчәк.