Яр Чаллыда «Карьера траекториясе» дигән гадәти булмаган чара уздырылды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүгенге көндә эш эзләүчеләрнең игътибарын ничек җәлеп итәргә? Заманча хезмәт базары үзгәрүне таләп итә. Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге үзгәрешләр агымында һәм чараларның яңа форматларына әзер.

16 февральдә кадрлар үзәге хезмәткәрләре «ТрансТехСервис» идарә компаниясе» ҖЧҖ белән берлектә «Карьера траекториясе» дигән киң колачлы креатив чара үткәрделәр. Чарага килүчеләрне бай программа көтте. Кадрлар үзәге алдында машина һәм компания логотибы белән баннер урнаштырылды. Чакырылучыларны чараны алып баручы сәламләде, ә кергәндә «ТрансТехСервис» ИК» ҖЧҖ һәм кадрлар үзәге хезмәткәрләре каршы алды.

Компания вәкилләре тагын да тыгызрак танышу өчен видео күрсәттеләр, шулай ук катнашучыларга актуаль вакансияләр тәкъдим ителде.

Моннан тыш, аралашу зонасы оештырылды, анда кунакларны барлык сорауларга җавап бирүче топ-менеджерлар көтте. Катнашучылар өчен призлар уйнату һәм торт сюрприз булды.

Эш эзләүчеләрнең берсе дә игътибарсыз калмады. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Кадрлар үзәгендә билгеләп үтелгәнчә, сайланган хезмәттәшлек форматы эш эзләүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Чарада 100 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International