Республиканың мәшгульлек үзәкләрендә эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтәләр

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Теләче районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм һәм хезмәт базарында социаль адаптация буенча тематик өйрәтү дәресе узды. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Район мәшгульлек үзәгендә барлыгы 42 кеше эшсез сыйфатында теркәлгән. Үткәрелгән чарада 30 эшсез катнашты. Алар мәшгульлек үзәге директоры Айдар Галимҗанов һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Роберт Арсланов белән аралаша алдылар.

Чара эшсез гражданнарны актив эш эзләргә этәрергә ярдәм итте. Катнашучылар үз-үзләренә ышанырга, тискәре хәлләргә уңай карарга, көчле якларын һәм квалификацияләрен бәяләргә өйрәнделәр. Мондый очрашулар гражданнарга эш эзләүнең нәтиҗәле стратегиясен булдыруда ярдәм итүгә, катнашучыларның гамәли күнекмәләр алуына юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International