Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 5 нче шәһәр китапханәсе филиалында экскурсиядә булдылар.
Балалар Муса Җәлил иҗатына багышланган тематик күргәзмә карадылар. Китапларны караганнан соң балалар өчен әдәби сәгать оештырылды, аның барышында шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара шагыйрьнең тормышы, батырлыгы һәм фаҗигале язмышы турында видеопрезентация белән үрелеп барды.
Иң актив һәм кызыксынучан катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде.
«Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм батырлыгы балалар өчен патриотлык, Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге булып калачак», – дип нәтиҗә ясады тәрбиячеләр Ләлә Әһлиуллина һәм Антонина Иванова.