Тоз бүлмәсе гипертония, бронхиаль астма, йөрәк авырулары, тромбоз, йокысызлык, неврология һәм башка авырулар өчен эффектив. Бу авыруларны профилактикалау һәм дәвалаудан тыш, галотерапия организмның иммунитетын һәм гомуми тонусын арттыра. Тозлы бүлмәдә кыска вакыт тору да өлкәннәрнең сәламәтлеген сизелерлек яхшырта. Сәламәтләндерү атмосферасы, уңайлы урындыклар, махсус яктылык һәм музыкаль бизәлеш кеше нерв системасына уңай йогынты ясый.
Бер үк вакытта бүлмәдә өч-биш кеше була ала. Махсус график төзелгән, өлкәннәр тоз бүлмәсенә атнага ике тапкыр йөриләр. Процедура 30-40 минут дәвам итә.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр тозлы бүлмәдән соң тынычлык кичерәләр, арыганлыктан һәм депрессиядән котылалар. Тоз бүлмәсе искиткеч терапевтик эффект бирә, озакка сузылган депрессияләргә каршы көрәштә булыша.