«Астра» хезмәткәрләре федераль мультимедиа күргәзмәләрендә булдылар

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Казан шәһәрендә «Россия – минем тарихым» тарихи паркында федераль мультимедиа күргәзмәләрендә булдылар.

Беренче павильонда «Украина. Чор ватыкларында» мультимедиа күргәзмәсе бар. Экспозиция Россия белән Украинаның күп гасырлык мөнәсәбәтләре тарихын дөрес итеп сөйли, бүгенге вакыйгаларга илебезнең 1000 елдан артык тарихы призмасы аша карарга ярдәм итә.

2 нче павильонда «Сталинград – җиңү тарихы» күргәзмәсе тәкъдим ителә. Экспозиция Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының төп моментларының берсе турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International