«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге тегүчегә укырга теләүче эшсез гражданнар һәм «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Gulsara» тегү фабрикасына («Лимпопо» ҖЧҖ) һөнәри юнәлеш бирүче тур оештырды.
Фабрика Кама аръягы төбәгендә һәм Идел буенда тукымалар һәм яңа туган балалар өчен эшләнмәләр җитештерүчеләрнең берсе булып тора һәм кадрларга ихтыяҗ кичерә.
Фабрика директоры Гөлнара Җиһаншина үткәргән экскурсия вакытында социаль приютта тәрбияләнүчеләр һәм эшсезләр фабрика тарихын белделәр, заманча цехлар һәм җиһазлар күрделәр, җитештерүнең технологик процесслары, җитештерелә торган продукциянең ассортименты һәм сыйфаты белән таныштылар. Шулай ук экскурсантларга «Лимпопо» ҖЧҖдә эш шартлары турында сөйләделәр.