17 февральдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләү үткәрелде.
Эш барышында социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, клиентлар белән акчалата исәп-хисапларның дөрес рәсмиләштерелүе тикшерелде. Шулай ук хезмәт күрсәтүчеләрнең теләкләрен дә тыңладылар.
Моннан тыш, рейдлар кысаларында өлкәннәр белән телефон мошенниклыгы турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.