Республика семинарында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

17 февральдә Азнакай шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре» дигән темага күчмә семинар-киңәшмә узды. Катнашучылар 2023 елга халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген оештыру һәм эш планнары турында фикер алыштылар.

Семинар-киңәшмә кысаларында өч тематик мәйданчык эшләде:

- Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүне оештыру буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре практикалары,

- Халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләрендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүне оештыру,

- Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре өчен психологик практикум.

Катнашучылар Азнакай районы халкына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, Мәдәният сараенда мастер-класслар зонасында булдылар, «Өмет» үзәге һәм Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.

Фото чыганагы: ТР Азнакай муниципаль районы рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International