Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган Россия төбәкләре бишлегенә керде

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында бишенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости үткәргән тикшеренүдә әйтелә.

2022 елның дүртенче кварталы йомгаклары буенча, республика буенча күрсәткеч хезмәткә яраклы халыкның 2,2 % состав тәшкил итте. Бу 2021 елның шул ук чорына караганда 0,2 п. п. түбән. Аналитиклар исәпләп чыгарганча, татарстанлыларның яңа эш урыны эзләүгә уртача 3,5 ай китә.

Шунысы кызык, бишлеккә кергән регионнарның күпчелегендә (Санкт-Петербург шәһәреннән тыш) эшсезләргә татарстанлыларга караганда озаграк эш эзләргә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International