«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге белгечләре стратегик сессиядә катнашты

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Татарстан Республикасында Коррекцион педагогика институты атналыгы кысаларында стратегик сессия узды. «Тигез мөмкинлекләр балачагы» сессиясенең икенче көне «Мәгариф һәм балалар тәрбияләү системасын үстерү проблемалары һәм перспективалары» түгәрәк өстәле форматында узды.

«Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре төбәк тәҗрибәсе белән танышу максатыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен 88 нче мәктәптә булдылар. Алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү, ишетү сәләтен үстерү буенча дәресләр программалары белән таныштылар.

Стратегик сессия барышында катнашучылар чыгышларны тыңладылар, профессиональ фикер алыштылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук практик белемнәр алдылар һәм гомумроссия методик челтәрен булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International