17-19 февральдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Юлия Лакеева һәм Ксения Воронцова Татарстан Республикасының иҗади эшче яшьләренең V слетында катнаштылар. Семинар-тренинг «Волга» яшьләр үзәгендә узды.
Катнашучыларны эшлекле уеннар, лекцияләр, мастер-класслар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының сәнгать осталарыннан тренинглар, шулай ук «Безнең заман» фестиваленең Гран-при ияләре һәм җиңүчеләре белән иҗади очрашулар көтә иде. Барлык катнашучыларга сертификатлар бирелде.