Бүген 2022 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар булды. Мондый уртак чаралар республика министрлыклары һәм ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елга ТР Хезмәт министрлыгы өчен өстенлекле дип табылган 5 максат исемлеге расланган иде:
1. Ярлылык белән көрәш. Керемнәре яшәү минимумыннан ким булган гражданнар санының кимендә 25 мең кешегә кимүе;
2. 17 социаль әһәмияткә ия булган хезмәтне электрон рәвешкә күчерү. Хезмәтләр алуга электрон гаризалар өлешен 90 %тан ким булмаган дәрәҗәдә саклау;
3. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү;
4. Инвалидларны, инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тернәкләндерү һәм абилитацияләү хезмәтләре күрсәтүне арттыру: инвалид балаларны 79 % тан 84 % ка кадәр, инвалидларны – 75 % тан 80 % ка кадәр;
5. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның кимендә 15 % (кимендә 24 мең кеше) халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең автотранспортында профилактик тикшерүләргә һәм диспансерлаштыруга медицина оешмаларына китерүне тәэмин итү.
2022 ел дәвамында максатларны тормышка ашыруга мониторинг үткәрелде, отчетлар Министрлык сайтында һәм «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту» рәсми сайтында урнаштырылды. Бүген Министрлык йомгаклау нәтиҗәләре турында хисап тотты – максатлар тулысынча үтәлде.
1 февральдән 12 февральгә кадәр гавами максатларны гамәлгә ашыру турында отчет проекты Министрлык сайтында (https://mtsz.tatarstan.ru/otcheti-ob-ispolnenii-tseley-i-zadach-5237309.htm?pub_id=3588476) һәм «Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле» сайтында (https://publictasks.tatarstan.ru/) урнаштырылды. Бу чорда Иҗтимагый совет әгъзасы, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәковтан уңай җавап килде. Отчет проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр юк.