Түбән Камадан тегүче мәшгульлек үзәге ярдәме белән үз эшен ачты

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Түбән Камада яшәүче Татьяна Рожинага 36 яшь, аның «Оешма менеджменты» һәм «Дәүләт сатып алулары белән идарә итү» белгечлекләре буенча ике югары белеме бар. Татьяна бу юнәлешләр буенча эшләмәгән, әмма тәҗрибәле кадрлар белгече булып тора.

Гаиләдә ике балалары бар. Олы улы тугач, аның сәламәтлек проблемалары барлыгы ачыклана, шуңа күрә гадәти балалар киеме аңа туры килми. Татьяна зур әйберләр сатып ала башлый һәм аларны үзгәртеп тегә. Белеме җитмәве ачыклангач, Түбән Камада яшәүче хатын-кыз онлайн-мәктәптә тегү буенча укулар узган. Аннары улы терелә һәм махсус кием кирәк булмый башлый. Әмма Татьяна үзе, якыннары һәм туганнары өчен тегүен дәвам итә, төрле конкурсларда катнаша һәм җиңә. Шулай ук ул даими рәвештә хәйрия акцияләрендә катнаша һәм инвалид балалар өчен бушлай кием тегә.

Нәтиҗәдә, Татьяна яраткан шөгылен һөнәри эшчәнлек һәм керем чыганагы итәргә була. Ул эшсез буларак исәпкә баса, үз проектын яклый һәм үз эшен ачу өчен бер тапкыр бирелә торган дәүләт финанс ярдәме ала. Сүз уңаеннан, аңа бизнес-планны әзерләргә Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ярдәм иткән. Алар Татьянага барлык сораулар буенча да консультация биргән.

Шалай итеп, Түбән Камада яшәүче әни яраткан шөгылен табышлы эш итте, ә дәүләт ярдәме белән җитештерелә торган эшләнмәләр күләмен арттыра алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International