Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырышалар.
Шушы көннәрдә белгечләр интернат-йортта яшәүчеләрне «Кайтырга вәгъдә итәм» акциясенә җәлеп итәргә булды. Әби-бабайлар бик теләп ризалаштылар. Алар варенье банкаларын бизәделәр һәм солдатлар өчен теләкләр яздылар.
«Без егетләребезнең иң кыю һәм чыдам булуына ышанабыз, барысы да уңышлы килеп чыгачак. Бу күчтәнәч аларга шатлык китерсен, алар безнең ярдәмебезне тоеп торсын», – диде интернат-йортта яшәүче Нина Алексеевна.