Бүген С. Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Бәйрәмгә хәрби хезмәткәрләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, «Юнармия» бүлекчәләре җитәкчеләре һ. б. чакырылган иде. Рөстәм Миңнеханов Ватан сагында торучыларга, хәрби һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
