Биектау районында профилактик чара уздырганнар

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

27 февральдә Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече коллективны берләштерү өчен дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программа кысаларында оештырылды.

Дәрестә 14 балигъ булмаган бала катнашты. Балалар «Күк күкрәү–давыл–җир тетрәү», «Сукыр һәм юлбашчы» уеннарында катнаштылар. Шулай ук балигъ булмаганнарга балалар ышаныч телефоны номерын да искә төшерделәр.

Мондый чаралар балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшләргә җәлеп итү очракларын булдырмауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International