Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Май чабу бәйрәме оештырылды. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уздырылды.
Чара барышында балалар элек Май чабуны ничек бәйрәм иткәннәрен белделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, бәйгеләрдә катнаштылар. Алар шулай ук тәмле коймаклар белән сыйландылар.
Май чабуны бәйрәм итү, чараны оештыручылар фикеренчә, балаларны рус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, ил тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен яхшы ысул.