Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Халык Май чабуы–2023» дигән чара узды. Анда социаль хезмәт алучылар һәм көндезге төркемгә килүчеләр катнашты.
Бәйрәмдә көч сынаштылар, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Балалар ачык һавада төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, бу уңай кәеф булдыруга һәм сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итте. Очрашу ахырында барлык кунакларны да коймак белән чәй мәҗлесе көтте.
Чарада 30 кеше катнашты.