22 февральдә Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Анда «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, Казан шәһәре Яңа Савин районының 110 нчы номерлы балалар бакчасы, «Казметрострой» АҖ ЖБИ заводы, «Метроэлектротранс» МУП, «Радиоприбор» АҖ һ. б. катнашты.
Вакансияләр ярминкәсендә эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде: ЮХИДИнең транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, Росгвардия хезмәткәре, техник бүлек инженеры, гражданнар оборонасы буенча инженер, юл хәрәкәтен эксплуатацияләү һәм куркынычсызлык бүлеге механигы, кадрлар белгече, товар белгече, техник, сәүдә залы администраторы, пешекче, слесарь, электрик, җыештыручы, йөк төяүче, сатучы, урам җыештыручы, сакчы һ. б.
Чарада 148 кеше катнашты. Алар вакансияләр, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча үзәк белгечләре консультацияләре алдылар. Эш эзләүче буларак исәптә торучы 14 кеше эшкә юллама алды.