Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен, актив гражданлык позициясен формалаштыру, әхлак һәм патриотлык тәрбияләү максатыннан, Спас районы чик буе гаскәрләре ветераннары белән очрашу оештырылды.
Хәрби хезмәт турында кызыклы һәм танып белү хикәяләре белән Спас чик буе хезмәте сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм запас чик сакчылары бүлеге рәисе Рәшит Зыятдинов, аның урынбасары Константин Захаров һәм морчасть погранвойск ветераны Наил Галәветдинов чыгыш ясадылар.
Рәшит Зәйнетдин улы очрашу өчен җырлар һәм шигырьләр әзерләде, ә Наил Галимҗан улы диңгез төеннәрнең ничек бәйләнүен күрсәтте.
Ахырда барысы бергә яраткан җырларын җырладылар, махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.